ТР Премьер-министры “Росалкогольрегулирование” хезмәтенең Идел буе төбәгендәге идарәсе башлыгы белән очрашты

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

Очрашуда катнашучылар Татарстанда хәмер базарының торышы, килеп туган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары буенча фикер алышты. Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Росалкогольрегулирование” хезмәтенең Идел буе федераль округы Төбәкара идарәсе җитәкчесе Геннадий Одинцов белән очрашты. 

ТР Хөкүмәт йортында үткәрелгән очрашуда шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко һәм “Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов катнашты.

Очрашуда катнашучылар, инде әйтеп үтелгәнчә, Татарстанда хәмер базарының торышы, килеп туган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары буенча фикер алышты. Илдар Халиков, легаль булмаган хәмергә каршы көрәштә ярдәм итүе өчен, Геннадий Одинцовка рәхмәт сүзләре җиткерде һәм уртак тырышлык белән Татарстанда әлеге җитди проблеманы хәл итүгә ирешеләсенә ышаныч   белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Бүген Илдар Халиков белән Геннадий Одинцовның ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2014 елдагы эшчәнлеге йомгакларына һәм ведомствоның 2015 елга билгеләнгән бурычларына багышланган киңәшмәдә катнашуларын искә төшерик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International