Узган елда Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе Казахстаннан кертелгән спиртлы эчемлекләрнең барлык 100 процентын бракка чыгарды

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

Узган елда Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча 600 000 литрдан артыграк спиртлы эчемлекләрне бракка чыгарды. Бу хакта бүген ведомствоның йомгаклау комиссиясендә мәгълүм булды.  Тикшерелгән 20 000 үрнәкнең 1260 ы ГОСТ таләпләренә туры килми дип танылды.

Сыйфаты буенча Казахстаннан кертелгән хәмер продукциясе иң начары дип танылды. Ведомство белгечләре тикшерелгән барлык 400 үрнәкнең дә кешенең гомере һәм сәламәтлеге өчен хәтәр булуын таныды. Гомумән алганда, барлыгы 60 000 литр күләмендә Казахстан хәмере әйләнештән алынды. Дәүләт алкоголь инспекциясендә полиция хезмәткәрләре белән берлектә спиртлы эчемлекләр сатуны күздә тотып эш иткән 130 сайтны судлар аша ябуга ирешүләре дә билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International