Легаль булмаган аракы ташкынын әлегә һич туктатып булмый. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең коллегия утырышында (аны Премьер-министр Илдар Халиков уздырды) билгеләп үтелде. Югыйсә легаль булмаган хәмер каналларын ябу өчен күп эшләнumy. 2014 елда республикада 260 мең литр күләмендә суррогат һәм фальсификат әйләнештән алынган. Полина Кастрицкая легаль булмаган хәмернең Татарстанга нинди юллар аша керүен һәм бу афәт белән ничек көрәшергә ниятләнелүен ачыклады.
Татарстанда ике предприятие – “Татспиртпром” һәм Буа спирт заводы, шулай ук сыра буенча төп ике предприятие хәмер эчемлекләрен җитештерә. Ә менә зур градуслы эчемлекләрне легаль булмаган төстә җитештерүчеләр санын беркем дә төгәл генә белми. Фәкать мондый хәмернең лицензияле товарны кибет киштәләреннән кысрыклавын дәваv итүе генә барыбызга да көн кебек ачык.
Узган елда “Татспиртпром”ның җитештерү күләме 20 проценттан күбрәккә арткан. Гомумән алганда, Россия аракысының 11 проценты Татарстанда эшләп чыгарыла – без җитештерүчеләр арасында өченче урында торабыз. Тик, статистика мәгълүматларына караганда, республикада яшәүчеләр хәмер эчемлекләрен азрак кулланыла башлаган. Ләкин халыкның азрак эчә башлавын түгел, бәлки зур градуслы эчемлекләрнең легаль булмаган әйләнешенең нык үсүен аңлата бу. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко бу җәһәттән болай диде: “Лаборатория шартларында Казахстанда җитештерелгән төрле продукциянең 400ләп үрнәгенә тикшеренү үткәрелде. Нәтиҗәдә тикшерелгән барлык үрнәкләрнең ГОСТ таләпләренә туры килмәве, аларның кешенең тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч белән янавы ачыкланды”. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре шулай ук Башкортстаннан, Төньяк Осетия, Киров һәм Ульянов өлкәләреннән легаль булмаган хәмер каналларын ябуга ирешкән. Бер ел эчендә республикада 600 мең литр күләмендә контрафакт, суррогат һәм фальсификат ачыкланган. Өй шартларында җитештерелә торган көмешкә күләме дә ике тапкырга диярлек арткан. ТР эчке эшләр министры урынбасары Рафаэль Гыйльманов: “Яшерен цехларны ачыклауны аеруча зур игътибар үзәгендә тотабыз. Бер ел эчендә шундый өч цехны фаш иттек. Гражданин Нәҗметдиновның “Татспиртпром” бренды белән контрафакт аракы җитештереп, шуны сәүдә сайтлары аша сатуын ачыкладык.” Бер ел эчендә Татарстанда 1,5 меңнән артыграк кеше, шул исәптән 14 яшькә кадәрге 44 бала хәмер белән агуланган – 2013 елдагыга караганда ике тапкырга күбрәк бу. 352 кеше хәмердән агуланып җан тәслим кылган. Фәкать рәсми статистика мәгълүматлары гына әле бу.
ТР Премьер-министры Илдар ХАЛИКОВ: “ 44 очрак – коточкыч сан! Чаллыда мондый очраклар нык арткан. Барлык районнарда да һәрбер шундый очрак буенча материалларның, һичшиксез, хакимият башлыгы өстәленә эләгүе кирәк”. Контрафакт аракы кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерүе белән беррәттән, республика бюджеты өчен акцизлар “ташкынына” да юлны яба әле. “Легаль булмаган хәмер аркасында ел саен якынча 700 миллион сум акча ТР бюджетына керми кала. Югары Ослан, Баулы, Чирмешән, Спас, Әгерҗе районнары легаль аракы сатуны 20-25 процентка киметкән. Урыннарда нишләп эшләнелми? Азнакай районында – 66 л, Актанышта – 85, Кама Тамагы – бөтенләй дә чемпион – 1 л сатылган! Аларда чынбарлыкта күпме сатылганын мин сезгә әйтә алам. Бер ел эчендә әйләнештән алынган легаль булмаган аракының гомуми күләме бу!” – дип өстәде ТР Премьер-министры Илдар Халиков.
Әлегә исә Татарстанда һәр өч хәмер шешәсенең берсе диярлек легаль булмаган төстә сатыла. Казанда сыра һәм зур градуслы эчемлекләрне сату белән шөгыльләнүче законсыз киоскларга каршы да көрәшергә туры киләчәк. Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, 2014 елда бу проблеманы хәл итүгә ирешелмәде. Шуңа күрә 2015 елда контрафакт хәмергә киң колачлы “сугыш” игълан итәргә кирәк булачак.