Балалар арасында эчкечелек һәм суррогат хәмердән үлем-китем очраклары арткан. Бүген Дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау коллегиясендә коточкыч саннар китерелде. Татарстанга төрле субъектлардан, хәтта Кытайдан фальсификат аракы алып киләләр. Легаль булмаган сәүдә, әлбәттә инде, республика бюджетында да чагылыш тапкан: казнага 800 миллион сум диярлек кермичә калган. Бу хакта Алмаз Хәкимов репортаж әзерләде.
Алмаз Хакимов, Линар Хабибуллин:
Хәмерле һәр өч шешәнең берсе – суррогат. Узган елда чыгышы мәгълүм булмаган спиртлы сыеклыклар Татарстан базарын чын мәгънәсендә шыплап тутырды. Казахстаннан, Кавказ, күрше төбәкләрдән һәм хәтта Кытайдан хәмерне ташып кына тордылар. Мондый хәмернең бер литрының үзкыйммәте 30 сум чамасы бәяләнде.
Контрафакт хәмерне җитештерүне юкка чыгару буенча киң колачлы операциянең соңгысы Казанда уздырылды. Нәтиҗәдә 50 тонна хәмер әйләнештән алынды: соңгы елларда республикада әйләнештән алынган хәмернең иң зур партиясе бу. Соңыннан ачыкланганча, чимал Төньяк Осетиядән фураларга һәм поездларга төяп китерелгән. Шуннан шешәләргә тутырылып, кибет киштәләренә озатылган.
Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәтнең Идел буе федераль округы буенча төбәкара идарәсе җитәкчесе Геннадий Одинцов:
– Бу җәһәттән әлегә берничек тә мактана алмыйбыз, легаль булмаган хәмер каналларын ябарга тырышабыз, әмма барысы да без теләгәнчә генә барып чыкмый.
Хәмер белән агулану проблемасы бик кискен булып кала: 2014 елда республикада 350 кеше хәмердән агуланып үлгән.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина:
- Баулы һәм Чистай районнарында бу күрсәткеч ике тапкырдан, ә Менделеевск районында – сигез тапкырга артыграк. Гаять зур үсеш.
Олылар гына түгел, балалар да эчә. 44 бала агуланган – рәсми мәгълүматлар гына бит әле бу.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков:
- Әнә шундый бик җитди үсеш. Коточкыч сан. Бигрәк тә Чаллыдагы вәзгыять куркыныч. Һәрбер шундый очрак шундук хакимият башлыгы өстәленә “килеп эләгергә” тиеш.
Тагын бер “баш бәласе” – ул да булса “салып бир”ләр. Мондый чәркәханәләр Казанның “йокы районнары” ишегалларында ачыла. Хәзерге вакытта чәркәханәләрне ябу турында мәсьәлә Дәүләт Советы дәрәҗәсендә карала.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко:
- Безгә ул псевдобарларны ябу мөмкинлеге бирәчәк. Без аларны шулай атыйбыз. Без лицензияләрне юкка чыгарачакбыз.
Яңа ел алдыннан легаль булмаган хәмер сату очраклары бигрәк тә күп ачыкланып, шул рәвешле легаль бизнеска базарда тоткан урынын саклап калуга ярдәм ителгән. Прокуратура да эшкә җәлеп ителгән. Ведомство инициативасы белән социаль челтәрләрдә хәмер сатуны күздә тоткан130 сайт һәм 150 төркемнең эшчәнлегенә нокта куелган.