Республика Прокуратурасы кибетләрдә бәяләрне тикшерү тәкъдиме белән чыкты. Берничә структура вәкилләреннән торган комиссия бәя белешмәлекләре белән алдашуларның урын алу-алмавын тикшерәчәк. Сатып алучыларның күп санлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә үткәреләчәк ревизия бу. Закон бозу очрагы ачыкланса, сатучыларга нинди куркыныч яный?
Шулай итеп, Прокуратура органнары бәя тикшерүгә керешә. Күзәтчелек органнарын иң элек ярмалар, шикәр комы, ит, сөт ризыклары һәм балалар ризыклары бәясе кызыксындыра. Казандагы зур супермаркетларның берсендә товар этикеткасының эчтәлегенә туры килү-килмәве, саклау шартлары үтәлү-үтәлмәве, бәяләрнең арттырылу-арттырылмавы тикшерелде дә инде.
Казан шәһәре Совет районы прокуроры өлкән ярдәмчесе Артур Потапов:
– без залдагы товарларның сатудагы бәяләрен теркибез. Шуннан соң товарны җибәрүчеләрдән товарның нинди бәяләрдән сатып алынганлыгын документлар буенча тикшерәбез.
Бу тикшерү – сатып алучыларның күп санлы мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсе. Алар, кагыйдә буларак, продукциянең саклау вакыты чыгуына һәм бәяләрнең үсүенә зарлана.
Зур гипермаркетларда тагын бер “баш авырту” – ул да булса – бәя белешмәлекләренең югалуы. Кибет киштәсендә бер төрле бәя күрсәтелсә, касса янында товар бәясенең бөтенләй башкача булуы ачыклана. Күпчелек очракларда –бәянең кыйммәтрәк икәне билгеле була.
Гөлфия Чурсина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты:
– Сатучыларның товарны күчереп куярга вакыт тапмауларына яки моны эшләргә өлгермәүләренә сылтап акланырга маташулары урынлы түгел. Бәя товарга туры килергә тиеш.
Әйтергә кирәк, мондый ревизия комиссияләре беренчесе һәм соңгысы булмаячак. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча күрсәтмә булдырылачак. Бәяләр арттырылган очракта, кибеткә бәя сәясәтен яңадан карауны таләп итәчәкләр.