РАР, күпләп сату оешмасы буларак, үзенең филиалына үзе җитештергән продукцияне төяп җибәрүне чагылдыру ягыннан №3 декларацияне тутыру, шулай ук читләрнең алкогольле продукциясен сатып алуны, саклау һәм җибәрүне хәл итми торган җитештерүче-оешмалар өчен үзе җитештергән продукцияне үз филиаллары арасында күчереп йөртү мәсьәләсендә №5 декларацияне тутыру буенча аңлатмалар бирде.
“Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, әйләнеше һәм алардан файдалану күләме турында декларацияләр тапшыру кагыйдәләренең 5-12 пунктлары нигезендә, сыра, сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре һәм медовуха җитештерүне һәм аларның әйләнешен хәл итүче оешмалар №3,4,6,7 һәм 10 кушымталар нигезендәге формалар буенча декларацияләр тапшыра.
Кагыйдәләрнең 7-9 пунктлары нигезендә, алкогольле продукциянең күпләп сату әйләнешен хәл итүче оешмалар №5, 6 һәм 7 кушымталар нигезендәге формалар буенча декларацияләр тапшыра.
Декларацияләр 23.08.2012 ел, №231 “Росалкогольрегулирование” боерыгы белән расланган Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, әйләнеше һәм (яки) алардан файдалану күләме турында декларацияләр тутыру тәртибе нигезендә тутырыла.
Шул ук вакытта, Тәртип нигезендә, №5 декларациядә башка оешмалардан сатып алынган алкогольле продукциянең күпләп сату әйәнеше күләмнәре турында мәгълүматлар чагылдырыла. Шул рәвешле башка оешмалардан алкогольле продукция сатып алмый торган, алкогольле продукция, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләре җитештерүче оешмалар №5 декларацияне тапшырмый.
Тәртипнең 5.2 пункты нигезендә, оешманың – әлеге продукция җитештерүчеләрнең аерымланган подразделениеләре арасында алкогольле продукцияне күчереп йөртү “башка керем” дигән 7 графада һәм “башка чыгым” дигән 16 графада чагылдырыла”, – диелә хатта.