Барыбызга да мәгълүм булганча, Россия Федерациясенә каршы гамәлгә кертелгән санкцияләргә җавап йөзеннән, 2014 елның августында Президент Указы нигезендә илебезгә кайбер дәүләтләрдән продуктлар кертүгә чикләү билгеләнде. Шушы вакыйгадан соң бәяләрнең кинәт кенә “сикерүе” халыкта ризасызлык тудырды. Шуңа күрә контрольлек-күзәтчелек органнары бөтен ил күләмендә, шул исәптән безнең шәһәребездә дә җирле кибетләрне тикшерә башлады.
Әлмәт шәһәре прокуроры өлкән ярдәмчесе Вадим Хафизов бу уңайдан болай диде:
– Генераль прокурор тарафыннан 20-23 гыйнварда сәүдә челтәрләрендә бәя кую турында законнарның үтәлүенә тикшерүләр уздыру турында әмер бирелде.
Шул сәбәпле бүген Әлмәт шәһәре прокуратурасы контрольлек органнары вәкилләре, шул исәптән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә сәүдә нокталарына рейд үткәрде. Әлеге чараның максаты кайбер ризыкларның, аеруча социаль әһәмиятле ризыклар исемлегенә кертелгәннәренең бәяләренә мониторинг ясау булды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле чаралар күреләчәк. Алга таба мондый тикшерүләрне системалы төстә үткәрү күздә тотыла.