2015 елның 27 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре “ТИСБИ” идарә университеты”ның Әлмәт филиалында белем алучы 4 курс студентлары өчен “Кулланучыларның үз-үзен яклавы” һәм “Сәламәт тормыш рәвешен булдыру, алкогольле продукция куллануны киметү” дигән темалар буенча лекцияләр үткәрде.
Хезмәткәрләр лекция барышында кулланучылар хокукларын бозуга кагылышлы теге яки бу очраклар килеп чыккан очракта дөрес гамәлләр кылырга өйрәтте.
Студентлар әлеге темалар белән кызыксынуларын күрсәтте, сорауларын биреп, алар буенча фикер алышуларда бик теләп катнашты. Студентлар үзләренең барлык сорауларына тулы җаваплар ишетеп, мондый очрашуларның файдалы булуын билгеләп үтте. Аларның ике мөрәҗәгате контрольгә алынды.
Сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру турында теманы карап тикшергәндә, лектор: “Халыкның, иң элек балалар һәм яшьләрнең сәламәтлеге дәүләтнең иминлеген һәм аның үсешендәге тотрыклылыкны тәэмин итүдә төп факторларның берсе булып тора. Шуңа күрә хәзерге вакытта яшьләрнең сәламәт тормыш рәвешен булдыру, физик культура һәм массакүләм спортны үстерү мөһим урын алып тора”, – дип билгеләп үтте.
Эчкечелеккә каршы профилактика эшенең кешегә спиртлы эчемлекләрнең йогынтысы, гомумән, сәламәтлеккә, аерым алганда, кешенең аерым органнарына һәм тормышы-яшәешен тәэмин итү системасына зарарлы йогынты ясавы турында аңлатудан гыйбарәт булуын искәртик.
Территориаль орган хезмәткәрләре студентларда Казахстанның хәмер продукциясен куллануга үзенә бер “табу” булдыру зарурилыгын игътибар үзәгенә алды.
Чара ахырында студентларга кулланучылар хокуклары буенча брошюралар өләшенде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре барлык студентлардан үз тормышларын берникадәр үзгәртергә кирәкме-юкмы икәнлеге турында уйлануларын сорап, тормышларында каршылыксыз юллар, саулык-сәламәтлек һәм укуларында уңышлар теләде.