Закон бозып кына торалар

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Гыйнвар ае әле тәмамланмаса да, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре хәмер законнарын бозуның 19 очрагын ачыклады инде. Мәсәлән, Чистай шәһәренең “Реал” кибетенә мониторинг үткәрү барышында тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү билгеле булды.

Шуннан соң Нурлат һәм Чистай шәһәрләрендә эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәрләрнең “Фруктовый рай” һәм “Продукты” кибетләрендә хәмер продукциясен ваклап сату вакытын чикләүнең үтәлмәве ачыкланды. Кибетләр сатучылары, иртән сәгать 10 тулганны көтмичә, “Ячменный колос” һәм “Жигулевское” сырасын сатканда “тотылды”.

Моннан тыш полиция хезмәткәрләре белән берлектә эшләү нәтиҗәсендә шәхси йортларда көмешкә сатуның 13 очрагы билгеләнде: Нурлат районында – шундый 5 очрак, Чистайда – 4, Алексеевскида – 3, Спас районында – 1.

Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре Алексеевск районында Казан – Оренбург автомобиль юлының 87 нче чакрымында “Ауди” автомобилен тикшергәндә билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган Казахстан аракысына юлыкты. Хәмер продукциясе хуҗасы (Казанда яши) үзенең аңлатмасында алкогольле продукциянең, янәсе, үз ихтыяҗы өчен сатып алынганлыгын искәрткән булып чыкты. Тик хуҗасыннан алынган “Кристалл”  аракысының күләме – 269,5 литр. Моның кадәр аракыны, ай-һай, берүзең генә эчеп бетерү мөмкин түгелдер.

Полиция хезмәткәрләре Чистай районында Чистай шәһәре егетләре “иярләгән”автомобильләрдә этикеткалары, товар озату документлары һәм маркировкасы булмаган, үтә күренмәле төстәге сыеклык тутырылган биш литрлы пластмасса канистрлар тапты. Нәтиҗәдә продукция составында этил спирты билгеләре булган 7 канистр хуҗаларыннан алынды.

Хәзерге вакытта эш материаллары тиешле ведомствога карап тикшерүгә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International