Җавапсызлык бәһасе

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Чистай шәһәренең “Реал” кибетендә хәмер продукциясенең легаль булмаган әйләнешен ачыклады. Әлеге кибеттә эшчәнлек алып баручы “Реал Плюс” ҖЧҖнең алкогольле продукция сатуга лицензиясе булмаса да, киштәләрдә «Татспиртпром» ААҖ, «Мосазервинзавод» ЯАҖ, «Кубанская лоза» ЯАҖ җитештергән 11 шешә хәмер табылды. Сатучы әлеге алкогольле продукциягә товар озату документларын да күрсәтә алмады.

Шулай итеп, административ тикшерү кысаларында 5,4 литр күләмендә алкогольле продукция сатудан алынды. Юридик һәм вазыйфаи затка карата административ беркетмәләр тутырылып, эш материаллары тиешле ведомствога җибәрелде.

Исегезгә төшерәбез: алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиянең бер ел гамәлдә булуы өчен дәүләт пошлинасы күләме  65 мең сум, юридик затларга лицензиясез эшчәнлек өчен штраф күләме исә 200дән 300 мең сумга кадәр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International