Өзелгән маршрут

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2015 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече биш литрлы 46 полимер савытта  этикеткалары, товарны озату документлары һәм Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән маркировкасы булмаган үтә күренмәле һәм караңгы төстәге спиртлы сыекча ташу очрагы буенча Казанда яшәүче берәүгә карата административ беркетмә тутырды.

Эксперт тикшеренүе нәтиҗәсендә гражданиннан алынган 230 литр сыекча составында этил спирты барлыгы расланды. Закон бозучының үзе әйтүенчә, янәсе, әлеге алкогольле продукцияне Казанда кемнәндер 23600 сумга сатып алып, шәхсән куллану максатында, әти-әнисе яши торган Бөгелмә шәһәренә алып кайтмакчы булган. Тик аңа Бөгелмәгә кайтып җитәргә насыйп булмады: Чистай полиция хезмәткәрләре Чистай шәһәрендә аның машинасын тикшергәндә законсыз хәмер продукциясен табып алды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: 5 литрлы баллоннарга әллә нинди шикле сыекча тутырып, шуны аракы яки коньяк  (әлеге продукциягә бөтенләй якын килмәгән) дип сатучылар да бар. Тик очсыз булуы барыбер үзенекен итә шул... Безгә дә закон бозучының әлеге спиртлы продукцияне ни рәвешле кулланырга җыенуы сер булып кала. 230 литрны бер гаилә эчеп бетерәме? Ай-һай... Бәйрәм табынына да мондый савытны шапылдатып куеп булмый.

Хәзерге вакытта эш материаллары Чистай җәмәгать судына карап тикшерүгә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International