Йортларның беренче катларындагы барлар ябылырга мөмкин

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

Дөресен генә әйткәндә, базарның әлеге сегменты күләмен бәяләве җиңел түгел. Хәзерге вакытта Россиядә 60 меңнән артыграк кафе, ресторан һәм төрле рәвештәге башка җәмәгать туклануы предприятиеләре бар. Әле тагын хәмер сатуга лицензиясе булган 100 меңләп кибет эшләп килә. Фәкать сыра һәм аның нигезендәге эчемлекләр сату буенча махсуслашкан сәүдә нокталары саны  бөтен Россия күләмендә – 600 меңгә якын.

Әмма шулар арасыннан торак йортларның беренче катларында, торак фондыннан торак булмаган фондка күчерелгән бүлмәләрдә ачылганнарын асылда аерып-билгеләп булмый диярлек.

“Гомуми бәяләмәләргә караганда, алар беренче катлардагы кибетләр һәм рестораннарның гомуми саныннан 10 проценты чамасын тәшкил итәргә мөмкин”, – дигән “РГ” хәбәрчесенә Илкүләм алкоголь сәясәтен эшләү үзәге җитәкчесе Павел Шапкин. Шул ук вакытта ул мондый кибетләргә “дошманнарча” карашның кирәкмәвен дә билгеләп үткән.

“Мондый норма зарури дип уйлыйм, чөнки теге яки бу конкрет төбәктә яшәүчеләр нәрсәне ябарга, нәрсәне япмаска икәнен яхшырак белә. Эшкә төпле якын килү бу”, – дигән фикерен җиткергән эксперт.

 Беренче катларда хәмер белән сәүдә итүче кибетләр, барлар һәм рестораннар саны – аларның гомуми санының 10 проценты чамасын тәшкил итә

Бу норманың зарурилыгы инде әллә кайчан ук барлыкка килде, дип исәпли закон чыгаручылар. Чыннан да, бүген төбәкләр хакимиятләре хәмер белән сәүдә итү вакытын гына чикли ала, гомумән алганда, аларның хәмер сатуны тыюга хокуклары юк. Өстәвенә спиртлы эчемлекләрне ваклап сатуны чикләү судлар тарафыннан федераль закон таләпләрен бозу буларак да карала әле.

Шул ук вакытта “кабымлыкханә, кафе, бар, ресторан рәвешендәге җәмәгать туклануы предприятиеләренең байтагы торак фондыннан торак булмаган фондка күчерелгән бүлмәләрдә, күп катлы йортларның беренче катларында урнашкан. Җирле үзидарә һәм дәүләт хакимияте органнарына гражданнардан мондый предприятиеләрнең тавыш-гаугасы, ыгы-зыгысына, җәмәгать тәртибен башкача бозуларга зарланып бик күп мөрәҗәгатьләр алынып тора”, – диелә закон проектына карата аңлатма язуында.

Нәкъ менә шул сәбәпле закон проектында төбәкләргә мондый бүлмәләрдә “алкогольле продукцияне ваклап сатуга тыю билгеләү” хокукы бирү тәкъдим ителгән абзац урын алган да инде.

Тыю исә, сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре һәм медовуханы кертеп, барлык төр хәмергә кагылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International