Чаллы шәһәреннән бер эшмәкәр хәмерне законсыз саткан өчен Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан судка тартылды. Казанның Фучик урамындагы “Лето” барының хуҗасы ул. 2014 елның октябрендә үткәрелгән тикшерүләр барышында бу барда «Мартини Бьянко» һәм «Мартини Россо» вермутлары, «Сангор» коньягы, «Абрау-Дюрсо» шампан шәрабе, «Киндзмараули» һәм «Танга Кьянти» шәрабләре, шулай ук биш төрле аракы сатылуы ачыкланды. Шул ук вакытта Сергей Фоминның алкогольне ваклап сату хокукы биргән лицензиягә ия булмавы билгеләнде. Шуңа күрә бардагы барлык спиртлы эчемлек сатудан алынып, эшмәкәр үзе судка тартылды. Суд Фоминга 4 мең сум күләмендә штраф “чәпәде”.