Узган атнаның соңгы эш көнендә Баулы шәһәр прокуратурасы “Роспотребнадзор” һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль бүлекләре белән берлектә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15 июль, 2010 ел, №530 карары белән расланган беренче чиратта кирәкле булган социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләренә ваклап сату бәяләренең рөхсәт ителгән дәрәҗәдә чик күләмнәрен билгеләү кагыйдәләрен үтәүне тикшерде.
Шулай итеп, Баулыда хосусый эшмәкәр Можгинаның «Мандарин» кибете (Куйбышев ур., 12), хосусый эшмәкәр Иксанованың «Забота» (Пушкин ур., 21), хосусый эшмәкәр Исаметованың «Ихлас» (Җиңү мәйданы, 3), «Тандер» ЯАҖнең «Магнит» (Горький ур., 4), «Мечта» (Островский урамы, 4) кибетләре тикшерелде.
Үткәрелгән тикшерү барышында азык-төлек бәяләренә ваклап сатудагы өстәмә сәүдә хакының 25 проценттан артмавы, ә азык-төлек бәяләренә күпләп сатудагы өстәмә сәүдә хакының 20 проценттан артмавы билгеләнде, - дип хәбәр иткән «Слава труду» газетасына шәһәр прокуроры урынбасары Марат Сөләйманов.
Шуңа да карамастан,прокуратура компанияләр җитәкчеләрен һәм кибетчеләр милекчеләрен сәүдә эшчәнлеге турында законны бозарга ярамавы турында кисәткән.