Комиссия утырышы

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

2015 елның 29 гыйнварында Чаллы шәһәре башкарма комитетында регламент, хокук тәртибе, законлылык һәм җирле үзидарә буенча даими комиссия утырышы булып узды.  “Этил спиртын, алкогольле продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт җайга  салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” №171-ФЗ Федераль законны үтәүнең барышы хакында” доклад белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе урынбасары Лариса Ивановна Богатова чыгыш ясады.

Җитәкче урынбасары чыгышында территориаль органның 2014 елдагы эш йомгаклары яктыртылды һәм 2015 елга бурычлары билгеләнде. 2014 елда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешенә контрольлек итү өлкәсендә башка контрольлек һәм хокук саклау органнары белән тыгыз хезмәттәшлекнең алып барылганлыгы,  быел да нәтиҗәле хезмәттәшлекнең дәвам иттереләчәге турында билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International