2015 елның гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Теләче районы буенча бүлегеннән “Волга” М-7 трассасы аша билгеләнгән үрнәктәге маркалар белән маркировкаланмаган Казахстан Республикасы аракысын ташучы затларга карата өч материал алынды.
2014 елның 17 декабрендә Чаллыда яшәүче Ф.Н.Касыймов үзенең туган шәһәрендә “шәхсән куллану өчен” 101 шешә Казахстан аракысын сатып алган да ни өчендер аны Казанга китерергә карар кылган.
2014 елның 21 декабрендә Әзербәйҗан гражданины Н.И.Рөстәмовның машинасын тикшергәндә тиешле маркировкалары булмаган, Казахстан Республикасында җитештерелгән 200 литрдан артыграк төрле төрдәге аракы һәм коньяк табылган.
Инде менә 2015 елның 21 гыйнварында Тверь өлкәсендә яшәүче гр.М.И Усубакунов “очраклы рәвештә” Казахстан Республикасының Петропавловск шәһәрендә сатып алынган 115 л. Казахстан аракысы һәм коньягыннан мәхрүм ителгән.
Югарыда телгә алып үтелгән барлык фактлар буенча административ тикшеренүләр уздырыла.