Азнакай муниципаль районы

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

Сорау: Нинди товарлар беренче чиратта кирәкле булган социаль әһәмиятле азык-төлек товарлары исемлегенә кертелгән? Җавап: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  19 июль, 2010 ел, № 574 карары нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм аның территориаль бүлекләре атна саен социаль әһәмиятле азык-төлек товарлары бәясенә мониторинг уздыра.

Бәяләргә мониторинг Татарстан Республикасы предприятиеләре тарафыннан җитештерелә торган түбәндәге ризыкларга үткәрелә: майлылыгы 2,5% булган сөт, майлылыгы 1% булган кефир, майлылыгы 2,5% булган катык, майлылыгы  15% булган каймак, майсыз эремчек, төрелмәдәге крестьян мае, «Дарницкий»,«Сельский» икмәкләре һәм 1 сортлы оннан пешерелгән ак икмәк.

Сорау:

Районда Татарстан Республикасы буенча уртачадан түбәнрәк бәягә башка төбәкләрдән кертелгән продукция сату очраклары бармы?

Җавап: Районда Татарстан Республикасы буенча уртачадан түбәнрәк бәягә башка төбәкләрдән кертелгән продукция сату очракларының күзәтелгәне юк.

Сорау:

Җирле һәм Татарстан Республикасына читтән кертелә торган азык-төлек сыйфаты турында нәрсә әйтә аласыз?

Җавап: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып Татарстан Республикасы предприятиеләре продукциясен сатуны арттыруга юнәлдерелгән чараларны эшләү һәм тормышка ашыру тора.

Безнең максат – республикабызның куллану базарында җирле җитештерүчеләрнең сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле товарлары өлешен арттыру, товарларын таныту буенча җирле җитештерүчеләрнең активлыгын үстерү, халыкка  тиешле мәгълүматлар ирештерү.Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында үткәрелгән социологик сорашып-белешүдән күренгәнчә, халыкның 69 проценты, сыйфатлы, файдалы, тәмле, дип, җирле продукциягә өстенлек бирә. Аның төп өстенлекләреннән берсе –башка төбәкләр җитештерүчеләреннән аермалы буларак (алар еш кына продукциясенең яраклылык срокларын арттыру өчен консервантлар яки табигый продуктларны алыштыра торган матдәләр куллана), продукцияне табигый чималдан җитештерү. Республикабыз компанияләре җитештерә торган ризыклар сыйфатлы гына түгел, чагыштырмача очсызрак та әле. Үткәрелгән анализдан күренгәнчә, республикабыз җитештерүчеләренең  ризыклары илнең башка төбәкләрендә җитештерелгән шундый ук товарларга караганда, чыннан да,  очсыз. Әйтик, Лаешта җитештерелә торган йомырка бәясе – дистәсенә 56 сум булса, Киров өлкәсеннән 70 сумга китерәләр.

   Кулланучылар хокукларын яклау  мәсьәләләре буенча тиешле мәгълүматлар алу өчен сез Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына  мөрәҗәгать итә аласыз (адресы: Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а, e-mail:aznak@tatzpp.ru  тел.: (85592) 7-05-07, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең  Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Виноградова Алина Игорьевна).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International