2009 елдан бирле Хөкүмәт тарафыннан билгеләнеп, һаман саен арттырып барылган аракының ваклап сатудагы минималь бәясе (МРЦ) 2015 елда тәүге тапкыр киметелеп, 0,5 литрлы бер шешәсе 220 дән 185 сумга кала. Катылыгы 28 градустан артыграк булган хәмернең яңа минималь бәясе турында “Росалкогольрегулирование” боерыгы 2015 елның 1 февраленнән үз көченә керде.
Шулай итеп, җитештерүченең җибәрү бәясе 171 сумнан 162 сумга, күпләп сату бәясе - 179 дан 170 сумга кала.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: 2014 ел дәвамында аракының минималь бәясе ике тапкыр артты: 11 марттан - 199 сумга һәм 1 августтан - 220 сумга җитте, дип хәбәр итә «Интерфакс».