Легаль булмаган әйләнештәге хәмер продукциясен сату очракларын ачыклау 2014 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды. Хәзерге вакытта әлеге проблема – көн кадагына суга торган проблемаларның берсе. Республикабызның көньяк-көнчыгыш төбәге Казахстаннан контрабанда юлы белән хәмер алып керүгә бәйле рәвештә җитди проблемалар кичерә. Таможня чикләре юк, аракыны бик арзанлы бәядән ташыпмы-ташыйлар.
2014 елда Татарстанның сәүдә объектларында Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы һәм коньяк сату очраклары бик еш ачыкланып торды. Экспертлар тикшеренүләрен үткәрү нәтиҗәсендә мондый аракы составында агулы матдә – ацетон барлыгы ачыкланды. Аракы җитештерүдә яраксыз спирт кулланылган дигән сүз бу. Әлеге спирт РФ Хөкүмәтенең 29.12.2007 ел, №964 карары нигезендә, агулы матдәләр исемлегенә кертелгән. Димәк, аракы кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч белән яный. Ә коньягы югары спиртлар, альдегидлар, урта эфирларның массакүләм тупланышы, органолептик күрсәткечләре буенча ГОСТ таләпләренә туры килми. Казахстан коньягында коньяк һәм коньяк спиртлары өчен хас булмаган триацетин (азык өстәмәләрен эретә торган матдә) кушылмаларының, шулай ук азык-төлек продукциясе өчен хас булмаган гексанол матдәсенең булуы ачыкланды.
Тик югарыда телгә алып үтелгән закон бозулар хәмер алыпсатарларына гражданнарыбызның гомере һәм сәламәтлеге бәрабәренә акча эшләүләренә комачаулык итми.
Шул сәбәпле Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы гражданнарыбыздан Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен кулланудан баш тартуны, ә инде предприятие җитәкчеләреннән әлеге продукцияне сатарга ярамаганлыгы һәм лицензиягә ия булган предприятиедә аны сату очрагы ачыкланганда, алкогольле продукцияне ваклап сату хокукы юкка чыгарылачагы һәм аны кабат торгызып булмаячагы турында белеп торуларын сорый.
Мондый продукция сатып алырга тәкъдим итсәләр, “кайнар линия” телефонына (88553) 22-21-66) мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез.