Бәяләр тешләмәсен өчен, Әлмәттә сәүдә нокталарын һәм даруханәләрне тикшерәләр

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Соңгы вакытта күп кенә продуктларга бәяләр сизелерлек артты. Сәбәбен, кагыйдә буларак, икътисадый кризис, диләр. Ләкин бу чыннан да шулаймы соң? Бәлки бәяләрне күтәрү – эшкуарларның үз нәфесе генәдер? Бәяләр кую механизмын ачыклау өчен, прокуратура, Роспотребнадзор, Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм башка хезмәтләр вәкилләреннән торган махсус комиссия шәһәр кибетләрендә һәм сәүдә нокталарында булды.

Рейдлар узган ел да, бу елның гыйнварында да узды. Тикшерүләр барышында комиссия шикәргә һәм карабодай ярмасына бәяләрнең берьюлы берничә сәүдә челтәрендә шактый күтәрелгәнен ачыклады. Прокурорның өлкән ярдәмчесе Вадим Хафизов әйтүенчә, аларның вәкилләрен прокуратурага чакырганнар һәм кисәтү ясаганнар.

– Хокук бозу кабатланса, административ санкцияләр кулланылачак, – диде Вадим Хафизов.

Берничә кибеттә яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләр күтәрелү егерме проценттан артмаган. Мондый күтәрелү – сезонлы күренеш, ләкин тиешеннән артык булып саналмый, ди экспертлар.

– Бу чорда арту да, кимү дә булды. Күмәртәләп сатып алу бәяләре ваклап сату бәяләре белән бер үк вакытта арта, димәк бәяләр арттырылган дигән нәтиҗә ясарга ярамый, – дип хәбәр итте Вадим Хафизов.

Нәкъ менә күпләп сатып алу бәяләренең артуын белгечләр бәя кую механизмына йогынты ясаучы төп фактор дип саный. Әмма күзәтчелек оешмалары азык-төлекне генә контрольгә алып калмады. Роспотребнадзор вәкилләре хәбәр итүенчә, дарулар да – әлеге хезмәтләр контролендә. Атап әйткәндә, тормыш өчен зарури дарулар исемлегенә керүче препаратлар. Әлмәтнең берничә даруханәсен тикшерү шуны күрсәтте: шәһәрдә мондый препаратларга бәя арту күзәтелми. Шулай ук берничә ай дәвамында башкарма комитетның икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе, Дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә, кибетләрдә Россиягә кертү тыелган чит ил продуктлары булу-булмауны да тикшерде. Белгечләр әйтүенчә, андый товарлар кибет киштәләрендә булса да, алар чикләүләр куелганга кадәр кертелеп калган булган.

– Әгәр бу товарлар киштәләрдә ята икән, димәк алар санкцияләр кертелгәнгә кадәр кайтарылган, – дип раслады Россельхознадзорның Татарстан Республикасындагы идарәсе дәүләт инспекторы Эвелина Хәйруллина.

Азык-төлек товарларының социаль әһәмияткә ия төркемнәре ассортименты булу-булмауны да тикшерәләр. Бу – кайбер сөт ризыклары, май һәм ипи. Мондый товарлар булмаган кибет хуҗаларына шулай ук кисәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International