ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территория органы республикада яшәүчеләрнең игътибарын Казахстаннан кертелгән законсыз җитештерелгән сыйфатсыз һәм куркыныч алкогольле продукцияне куллануга тыю кертелүгә юнәлтә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре алкогольле продукцияне законсыз сату белән шөгыльләнүче затларны ачыклау буенча полиция хезмәткәрләре белән берлектә даими эш алып бара. 2015 елның беренче аенда 9 мең литрдан артык сыйфатсыз һәм тормыш өчен куркыныч алкогольле продукция әйләнештән алынды.
Исегезгә төшерәбез: кулланучыларның гомере һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче спиртлы сыеклыкны сату максатларында җитештерү, саклау һәм сату җинаять булып тора һәм бу гамәлләр өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирелә торган җинаять җаваплылыгы каралган. Андый гамәлләр кеше сәламәтлегенә авыр зыян килүгә яисә кеше үлеменә сәбәп булсалар, җәза алты елга кадәр катгыйландырыла.
Алкогольне кайда законсыз сатканнарын беләсезме? “Кайнар линия” телефонына шалтыратыгыз: (88553) 22-21-66.
Бөтен мәгълүматны телефоннан яки шәхсән мөрәҗәгать итеп әйтә аласыз.