Балигъ булмаган кешегә алкогольле продукция саткан өчен, Әлмәттә кибетчегә штраф салдылар

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Әлмәт прокуратурасы 55 яшьлек К.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 1511 статьясы белән күздә тотылган җинаятьне кылуда (балигъ булмаганнарга алкогольле продукцияне ваклап сатуда) гаепле дип танылды.

Суд тикшерүе вакытында шул ачыкланды: 2014 елның 25 июнендә Гагарин урамында урнашкан “Юность” кибетендә К. РФнең “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнештә йөртүне дәүләт көйләве турында һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында” Федераль законның 16 ст. 2 пунктын бозып, балигъ булмаган кызга алкогольле продукция саткан. Шуның өчен ул РФнең Административ хокук бозулар кодексының 14.16 ст. 2.1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International