Ялган аракы белән “тотылды”

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

2015 елның 31 гыйнварында хокук саклау органнары хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре белән берлектә Мәскәү – Уфа автомобиль юлының  829 нчы чакрымында  шәхси зат иярләгән”  бер машинаны туктатты. Автомобильне тикшерү барышында федераль маркалары, документлары булмаган, аның каравы ялганлап җитештерү билгеләре күзгә күренеп торган 480 шешә (240л.) хәмер продукциясен китерү очрагы билгеләнде.

Нәтиҗәдә ялган хәмер хуҗасыннан алынып, автомобиль белән идарә иткән гражданинга карата административ эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International