Азык-төлеккә бәянең гаять югары күтәрелүе – бүген фикер алышуларның төп темасыдыр, мөгаен. Паникага бирелгән халык, кирәкле товарларны запас белән алып калырга өметләнеп, кибет киштәләрен бушата. Килеп туган вазгыятьтә район җитәкчелеге алдында бәя кую өлкәсендә артыгын кылануны һәм ваклап сату базарындагы товарларның бәясен күтәрүне булдырмау бурычы тора.
Нәкъ менә шул максат белән, махсус комиссия составындагы вәкаләтле органнар гыйнварның 20сеннән 23енә кадәр шәһәрнең сәүдә объектларына рейдлар уздырды. Үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре турында Әлмәт шәһәре прокуратурасы, Роспотребнадзор, Россельхознадзор, Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре һәм журналистлар 30 гыйнварда башкарма комитетның кече залында узган брифингта сөйләште.
Әйтергә кирәк, азык-төлек товарларының билгеләп куелган җыелмасы бәяләренә атна саен оператив күзәтү ясау безнең муниципалитетта узган елның августыннан бирле башкарыла. Сәүдә объектларының төрлесе тикшерелә: кечкенә кибетләрдән башлап зур гипермаркетларга кадәр. Алынган мәгълүмат, бәяләрне, шул исәптән беренче чиратта кирәкле продуктларныкын да тотрыклыландыру буенча алга таба чаралар күрү өчен, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына җибәрелә. Күрелә торган барлык чараларга карамастан, дуңгыз ите, сыер ите, тавык ите, йомырка, карабодай, дөге, сөт, май, шикәр, кәбестә, каты сыр һәм башка продуктларга бәя арту дәвам итә.
Әлмәт шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Вадим Хафизов, бәяләрне чагыштырып анализлау аркасында, шәһәр кибетләрендә сәүдә өстәлмәләре тиешле 30 проценттан артык түгел, диде. Аерым алганда, сөт бәясенә өстәлмәләр – 2–18%, йомыркага – 2 23%, карабодайга 10–34% тәшкил иткән. Элита булмаган сорт чәйләрнең иң түбән бәясе сәүдә челтәрләрендә гыйнвар ае дәвамында 25 процентка арткан. Хафизов сүзләренчә, яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләрнең шактый үсүен сезонлы бәя арту белән аңлатып була, чөнки аларның өстәлмәләре 20 проценттан артмый. Шулай итеп, тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, ваклап сату бәяләре артуның төп факторы дип күмәртәләп сатып алу бәяләренең артуын атарга мөмкин.
Вадим Хафизов кызыклы фактны билгеләп үтте: эре сәүдә челтәрләрендә күмәртәләп сатып алу бәяләреннән арзанрак продуктлар очрый. Мәсәлән, “Магнит” кибетендә сыер итенең килограммы 199 сумнан сатыла, ә аны күмәртәләп сатып алу бәясе – 240 сум. Кибетләр өчен бу – клиентларны җәлеп итүнең әйбәт ысулы, чөнки сатып алучыларның бик сирәге гипермаркеттан бер генә товар алып чыгып китә бит.
Рейд нәтиҗәсендә намуссыз эшкуарларны ачыклау да мөмкин булды: “Меридиан” һәм “Сәлам” кибетләрендә продукция рөхсәт ителгән нормадан артып киткән өстәлмәле бәядән сатыла иде. Мәсәлән, “Меридиан” кибетендә шикәрнең бәясе 60 процентка арттырылган булып чыкты. Кибетләрнең җитәкчеләре прокуратурага әңгәмәгә чакырылды һәм бәя кую өлкәсендә законнарны бозарга ярамавы хакында рәсми кисәтү алды. Хокук бозучыларга карата санкцияләр әлегә шуның белән чикләнде, ләкин мондый хәл кабатланса, катгыйрак һәм кесәләренә суга торган чаралар күреләчәк.
Рейдның тагын бер максаты кибетләрдә тәкъдим ителүче товарларның һәм, беренче чиратта, социаль әһәмияткә ия продуктларның ассортиментын тикшерү иде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территория органы начальнигы Миләүшә Михеева сүзләренә караганда, социаль әһәмияткә ия продуктларның ассортименты бөтен җирдә дә сакланып бетми икән. Мәсәлән, “Пятерочка”, “Пятерочка+”, “Меридиан” кибетләрендә – 1 процентлы кефир, “Ипи” кибетендә 1 процентлы кефир, 2,5 процентлы катык, 15 процентлы каймак, “Крестьянское” атланмае сатуда булмаган.
Миләүшә Индус кызы тикшерү барышында районда башка төбәкләрдән кертелгән һәм республикадагы уртача бәяләрдән арзанрак продукция сатылу фактлары ачыкланмавын да әйтте. Ясалган анализ республика җитештерүчеләренең кайбер товарларына бәяләр илнең башка төбәкләреннән кертелүче шундый ук товарларныкына караганда шактый түбәнрәк булуын күрсәтте. Мәсәлән, Лаеш йомыркасының бер дистәсе 56 сум тора, ә Киров өлкәсеннән 70 сумнан китерәләр.
Йомгаклап, комиссия шуны билгеләде: бәяләрнең үсүенә, еш кына, продуктларны күпләп сатып алып ажиотаж тудыру аркасында, халык үзе этәргеч бирә. Ә паникага бирелергә, чынлыкта, сәбәп тә юк: азык-төлек товарларының бәяләре һәм ассортименты вәкаләтле хезмәтләрнең катгый контролендә тотыла.