Хуҗалык итүче субъектлар эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре: кулланучылар хокукларын яклау, товарларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча семинарлар һәм киңәшмәләр уздыру; квалификация күтәрүне оештыру, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге белгечләргә консультация бирү ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территория органының мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора. 2015 елның гыйнварында территория органы белгечләре 16 чара уздырды. Аларда гамәлдәге законнар таләпләре, шулай ук аларның үтәмәгән өчен җаваплылык аңлатылды.
Очрашулар барышында эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре белән дә әңгәмәләр үткәрелә. Гамәлдәге законнар таләпләре үтәлешен эшкуарлар, шул исәптән кибетләрнең сатучылары тарафыннан контрольдә тотуны тәэмин итү турында килешүгә ирешелде.
Агымдагы айда 7 чара, шул исәптән Ютазы районында башкарма комитет белгечләренә консультация бирү булды.
Уздырылучы лекцияләрдән кала, массакүләм мәгълүмат чараларында даими рәвештә хокук темаларына чыгышлар оештырыла. Мәсәлән, Әлмәт шәһәрендә бәя кую өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча брифинг үткәрелде.