2015 елның 3 февралендә, РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районындагы бүлеге хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территория органы белгечләре бергәләп, М-7 “Мәскәү – Уфа” автомобиль юлының 755 нче чакрымында Казахстан Республикасының алкогольле продукциясен алып кайтуның чираттагы очрагын ачыкладылар.
“Дэу Матиз” автомашинасында Үзбәкстан гражданы тиешле документлары булмаган, тамгасыз 348 шешә “Наша марка” аракысы һәм Россия Федерациясе законы белән күздә тотылганча тамгаланмаган һәм мәгълүмат язылмаган 12 шешә “Мягкий ключ” аракысын алып кайта торган булган. 180,5 литр алкогольле продукция тартып алынды.
Ачыкланган әлеге факт буенча административ тикшерү эше бара.