Татарстан чаңгы юллары – Әлмәттә

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

2015 елның 8 февралендә массакүләм чаңгы ярышы булды. Анда предприятиеләр, оешмалар һәм бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, урта махсус һәм югары уку йортлары, мәктәп укучылары һәм барлык теләүчеләр катнашты. Әйбәт һава торышы чарада күп кеше катнашуны тәэмин итте.

"Татарстан чаңгы юллары-2015" 10.00 сәгатьтә ипподромда ачылды. Анда Әлмәт муниципаль районы, уку йортлары, барлык төрдәге предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре катнашты. Узышларны, бар кешегә дә күтәренке кәеф һәм спорт дәрте теләп, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов ачып җибәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территория органының тату коллективы быел да саф һавада узучы спорт бәйрәмендә актив катнашты.

8 февраль көнне күмәк узышларда барлыгы 9604 кеше ярышты. Традиция буенча, мондый чараларда катнашуның берләшүне, спорт дәртен, җиңүгә омтылуны күрсәтүен сәламәтлек, яшьлек һәм спорт бәйрәме ачык раслады,  әлмәтлеләрдә рәхәт арыганлык, онытылмаслык тәсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International