“Россиянең чаңгы юлы” ел саен уздырыла һәм һәрвакыт зур кышкы бәйрәмгә әверелә. Ул чаңгы спортын яратучы күп кешегә исәпләнгән.
7 февральдә Чаллы территория органы белгечләре “Татарстанның чаңгы юлы-2015” дип аталган массакүләм чаңгы ярышына чыкты. Чаңгы спортын сөючеләр һәм профессионаллар – иң бәләкәйләрдән алып өлкән буынга кадәр барлыгы 22 мең кеше стартка басты.
Инде гадәткә кергәнчә, күңел ачу чаралары да оештырылды. Теләгән кешеләргә кайнар чәй эчеп җылыну мөмкинлеге бар иде. Ә узышта катнашучылар күтәренке күңел, уңай тәэсирләр, яхшы кәефкә ия булды.