“Россиянең чаңгы юлы” спортның иң популяр һәм күп кеше катнаша торган төрен яратучыларны дистә еллардан бирле берләштерә. Бу якты, киң масштаблы кышкы бәйрәмнең данлы тарихы бар, аны төрле буын чаңгычыларының легендар исемнәре һәм казанышлары бизи. “Россиянең чаңгы юлы” илебезнең спортка бәйле тормышының елдан-ел әһәмиятлерәк вакыйгасына әверелә бара.
2015 елның 8 февралендә “Россиянең чаңгы юлы-2015” Арча шәһәр стадионында узды. Бәйрәмгә төрле һөнәр ияләре һәм төрле яшьтәге кешеләр килде. Катнашырга теләүчеләр шулкадәр күп булды ки, аларга бирергә номерлар җитмәде хәтта. Узышта шулай ук Арча территория органы хезмәткәрләре дә гаиләләре белән бергә катнашты. Бәйрәм бик шәп килеп чыкты һәм уңай тәэсирләр белән тәмамланды.