Уртак эш

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территория органы белгечләре алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен туктату өлкәсендә полиция белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Билгеләп куелган үрнәктәге маркасыз, шул исәптән Казахстаннан китерелгән аракы һәм коньяк, шулай ук биш һәм ярты литрлы полиэтилен савытларда кайда җитештерелгәнлеге билгесез спиртлы сыеклык ташыган гражданнарга карата административ тикшерүләр уздыру өчен, территория органына ел башыннан бирле 25 материал керде. Хокук бозучыларның күбесе полиция хезмәткәрләре тарафыннан Түбән Кама (11 очрак) һәм Зәй (8 очрак) районнары территориясендә туктатылды. 900 литрга якын ялган продукция законсыз әйләнештән алынды. Шуның 500 литры – Зәй, 300 литры – Түбән Кама, 73 литры – Сарман, 3,75 литры Чирмешән районнарында табылды.

Ачыкланган әлеге фактлар буенча административ тикшерү эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International