Шумково авыл җирлегендә гражданнар җыены

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

Узган елга йомгак ясау, шулай ук халыкны 2015 елга үсеш планнары белән таныштыру максатыннан, 2015 елның 6 февралендә Балык Бистәсе районы Шумково авылында отчет җыелышы булды. Анда Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Р.И.Гыйльманов катнашты. Халык алдында отчет белән Шумково авыл җирлеге башлыгы Ш.А.Мәхмүтов чыгыш ясады. Катнашучыларга ул 2014 елда хакимият тарафыннан башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирде.

Бу очрашуда һәр гражданинның үз депутатларына шәхсән сорау бирү мөмкинлеге бар иде.

Шумково авыл җирлеге җыенында шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территория органы начальнигы Марина Ивановна Егорова катнашты һәм чыгыш ясады. Үз чыгышында ул гражданнарга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең вәкаләтләре турында искәртте, кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон кагыйдәләренә тукталды.

Отчет чарасыннан соң М.И.Егорова кулланучылар базары мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте. Гражданнарның Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе карамагына керүче барлык мөрәҗәгатьләре җентекләп карап тикшерелде, гражданнарга аңлатмалар һәм алга таба ни эшләргә икәнлеге турында киңәшләр бирелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International