Агымдагы елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына 7 гариза керде инде. Гаризаларда азык-төлек кибетләрендә саклау вакыты чыккан товарлар сатучы сәүдә предприятиеләре тарафыннан кулланучылар хокукларының санга сугылмавы бәян ителә.
Чыннан да, кайбер кибетләрдә яраклылык вакыты чыккан барлыгы 20877,09 сумлык азык-төлек белән сәүдә итү фактлары расланды.
Кибетләрдә саклау вакыты чыккан товарлар сату Сәүдә кагыйдәләрен һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законын бозу булып тора югыйсә!
Җитештерүче азык-төлеккә, парфюмерия-косметика товарлары, медикаментлар, көнкүреш химиясе товарларына һәм башка шундый товарларга саклау вакытын билгеләргә тиеш. Бу чор узганнан соң товар үзенең билгеләнеше буенча куллануга яраксыз булып әверелә. Билгеләнгән яраклылык срогы чыккан товарны, шулай ук яраклылык срогы билгеләнергә тиеш булып та бу срок билгеләнмәгән товарны сату тыела.
Кулланучының азык-төлек товарларын сатып алганда товарның яраклылык вакытына гына түгел, бәлки товарның сәүдә залында саклану шартларының, товарларны саклауның температура режимын, товарларның “күршелек” кагыйдәләренең ничек үтәлүенә дә игътибар итүе кирәк.
Саклау вакыты чыккан товар сатып алган кешеләр гадәттә нишли? Өендә зарланып алудан ары китми. Сатучыдан Шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китабын даулаучылар да очраштыргалый-очраштыруын. Тик “начар” товарны сатудан алу өчен болар гына җитми. Алга таба моның ише закон бозу очракларының кабатланмавына ирешү кирәк.
Гражданнарга саклау вакыты чыккан товарларның тормышыбыз һәм сәламәтлегебезгә зыян китерү ихтималы турында искә төшерәсе килә. Яраклылык срогы чыккан товарларны сату очраклары турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына түбәндәге адреслар буенча язмача мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз:
423450, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре ,
Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26; тел.: (8553) 22-21-33
423930, Баулы районы и Баулы шәһәре ,
Баулы ш., Горюнов ур., 14, тел.: (85569) 5-33-16
423250, Лениногорск районы һәм Лениногорск ш. ,
Лениногорск ш., Гагарин ур., 51; тел.: (85595) 5-19-72
423200, Азнакай районы и Азнакай шәһәре ,
Азнакай ш.,Нефтьчеләр ур., 23а, тел.: (85592) 7-05-07
423230, Бөгелмә районы һәм Бөгелмә ш.,
Бөгелмә ш., Гашек ур., 3; тел.: (85594) 6-71-17