“Росалкогольрегулирование” җитәкчесе урынбасары Владислава Спирин әйтүенчә, ведомство РФдә интернет аша хәмер эчемлекләрен сатуны рөхсәт итәргә җыена. Мәгълүм булганча, әлегә бу тыелган гамәл булып тора.
Шул ук вакытта Спирин әфәнде интернет аша барыннан да элек Россия компанияләренең генә хәмер сата алачакларын, алар арасыннан федераль әһәмияттәге шәһәрләрдә урнашканнарына өстенлек биреләчәген аныклап үткән.
“Фәкать берничә стационар кибете булган, шулай ук күпләп сатуга лицензия алган сәүдә челтәре генә хәмер белән онлайн-сәүдә базарына чыга алачак. Лареклар яки чит илләр сатучылары мондый мөмкинлеккә ия булмаячак”, - дигән ул.
Моннан тыш устав капиталының минималь күләме (10 миллион сум – күпләп сатучылар өчен агымдагы норма) буенча чикләү билгеләнәчәк.
«Росалкогольрегулирование”дә интернет-мәйданчыклар реестрын да булдырырга ниятлиләр. Моннан тыш аларга үзләренең мәгълүматларын ЕГАИС системасына (ваклап сату өчен эшли башлагач) кертергә кирәк булачак, дип хәбәр итә ТАСС.