Зеленодол шәһәре прокуратурасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм “Роспотребнадзор”ның территориаль бүлекләре белгечләре белән берлектә «Содействие» һәм «Столетник» Кама аръягы медицина-фармацевтика үзәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренең дарулар әйләнешендә законнарның ни рәвешле үтәүләрен тикшерде.
«Содействие» Кама аръягы медицина-фармацевтика үзәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен тикшерү барышында товарларны бәя белешмәлекләренннән башка гына, ә «Столетник» ҖЧҖ дә – матди яктан җаваплы затның имзасыннан башка гына сату очраклары ачыкланды. Моннан тыш «Сенаде» даруының завод төрелмәсен ачып сатылуы билгеле булды.
“Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен, сатып алучыга ремонт чорында бушлай биреп тору яки шундый ук товарга алыштыру таләбе кагылмый торган озак файдаланылыштагы товарлар исемлеген һәм кире кайтарылмый һәм үлчәме, формасы, габариты, фасоны, төсе яки комплектациясе башкача булган шундый ук товарга алыштырылмый торган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген раслау турында” 19 гыйнвар, 1998 ел, № 55 РФ Хөкүмәте карарының 19 ст. нигезендә, сатучы, товар атамасын, сортын (булган очракта), товар берәмлеге яки күләме бәясен, матди яктан җаваплы затның имзасын яки оешма мөһерен, бәя белешмәлеген тутыру датасын күрсәтеп, сатудагы товарларга бер үк төрле, төгәл итеп тутырылган бәя белешмәлекләрен булдырырга тиеш.
“Даруларны сатып җибәрү тәртибе турында” 14 декабрь, 2005 ел, № 785 РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы боерыгының 2.8 п. нигезендә, даруларны завод төрелмәсен ачып сатарга ярамый.
Шул сәбәпле прокуратура «Содействие» Кама аръягы медицина-фармацевтика үзәге» ҖЧҖ директоры Рания Фәттаховага һәм «Столетник» ҖЧҖнең аптека мөдире Анне Худиковага ачыкланган бозуларны юкка чыгару һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмәләр юллады.
Бу өлкәдә прокурор тикшерүләре алга таба да дәвам иттереләчәк.