Полиция органнары белән уртак эш

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

Ел башыннан бирле Чаллы территориаль органына Эчке эшләр министрлыгының Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеев, Тукай районнары, Чаллы шәһәре идарәсеннән алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше очраклары, шул исәптән  физик затлар тарафыннан шәхси йортлардан көмешкә сату; биш литрлы канистрларда Казахстан хәмерен һәм спиртын ташу; ялганлап эшләнгән федераль махсус маркалы алкогольле продукция (“Белая береза” аракысы) ташу буенча 20 административ эш керде. Барлыгы   1372 литр күләмендә хәмер һәм спиртлы продукция әйләнештән алынды.

Закон бозучылар арасында, республикабыз гражданнарыннан тыш, Казахстан Республикасы, Грузия, Владимир өлкәсе, Башкортстан, Удмуртиядә яшәүчеләр  дә  бар.

Закон бозуның барлык очраклары буенча административ тикшеренүләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International