Вакансияләр ярминкәсендә сөт ризыкларының тәмен татып карау булды

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

 2015 елның февраль башында “Түбән Кама ш. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге”ндә «Просто молоко»  Идарәче компаниясенең Түбән Кама филиалы өчен вакансияләр мини-ярминкәсе булып узды. Әлеге предприятие җитештерә торган продукция белән таныштыру гына түгел, аның тәмен татып карау мөмкинлеге дә булдыру ярминкәнең төп үзенчәлегенә әйләнде. Әлеге чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль оргын хезмәткәрләре актив төстә катнашты. Дегустация өчен “Просто молоко” компаниясенең Түбән Кама гына түгел, Казан филиалларында җитештерелә торган әче сөт ризыкларының да киң ассортименты тәкъдим ителде. Әлеге предприятиеләр сөт ризыкларын җитештерү өчен гомер-гомергә үзгәрешсез калып килгән классик рецептларны куллана. Ризыклар составында гади халыкка аңлашылмый торган кырымаса-кырык төрле өстәмәләр юк: җитештерүдә фәкать табигый чимал һәм әчетү өчен махсус  культуралар гына кулланыла. Йогырт һәм каймак, кефир һәм катык  – телеңне йотарлык дәрәҗәдә тәмле!

Сатып алучыларның уңай фикердә булуы – уңышка юл әнә шул. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, кулланучыларның нинди ризыкларга өстенлек бирүләрен белү, шулай ук җитештерелә торган продукциянең  сыйфаты һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгы ягыннан көндәшлеккә сәләтлелеккә карата җирле җитештерүчеләрнең кызыксынуын арттыру максатыннан, күргәзмәгә  җыелган халык арасында “үзләренең” сөт комбинаты продукциясе турында сорашып-белешү уздырды. Анкета тутыруда 28 респондент катнашты. Сорашып-белешү нәтиҗәләре болайрак:
- сөт ризыкларын сатып алуның ешлыгы турында сорауга респондентларның төп өлеше, тәгаенләп әйткәндә, 75 проценты һәр көнне сатып алуларын күрсәтте. Респондентларның нибары 14,3 процентының  сөт ризыкларын кирәге чыкканда гына сатып алулары билгеләнде;
- икенче сорау респондентларның күпчелегенең сөтне (89,3% ы), каймак (53,6% ы), кефирны (46,4% ы) ешрак, эремчек һәм йогыртны исә сирәгрәк сатып алуларын билгеләү мөмкинлеге бирде.
Сөт ризыкларының нинди төрелмәдәгеләренә өстенлек бирәсез, дигән сорауга респондентлар ике тигез өлешкә бүленде: 46,4% ы катыргы тартмадагысын, тагын шуның кадәр үк өлеше - йомшак төрелмәдәгесен, нибары 18% ы гына шешәдәгесен сатып алуны хуп күрүләрен күрсәтте.
“Просто молоко” компаниясе сөт ризыкларының бәясе турында дүртенче сорауга респондентларның 67,8% ы – кулай, дип, 14,3%  ы  - бик кыйммәт, дип җавап бирде, кайбершүләр бу сорауга җавап бирергә кыенсынды.
Баксаң, бүген кулланучыларыбыз сөт ризыкларын сайлаганда иң элек тәменә өстенлек бирә (71,4%),  50% ы  - бәясенә, 28,6% ы – җитештерүчесенә һәм нибары 14,3% ы төрелмәсенә һәм сорашып-белешүдә катнашучыларның тагын шуның кадәр үк өлеше ризыкның “тышкы кыяфәтенә” игътибар итә икән.
Гомумән алганда, әлеге сорашып белешүдән, сөт ризыклары кулланучыларның иң яраткан һәм иң кирәкле ризыгы булып тора, бәясе нык “тешләми” торган сыйфатлы һәм табигый ризык җитештерүе өчен  алар “Просто молоко”га рәхмәтле, дигән нәтиҗә чыгарырга була.
Моннан тыш чара барышында теләгендә булган  һәркем кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белгечләргә мөрәҗәгать итеп, квалификацияле ярдәм алуга да иреште әле.
Күргәзмәгә җыелган барча халыкка кулланучылар өчен файдалы мәгълүмати материаллар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International