2014 елда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы бүлеге белгечләре алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә 262 тикшерү үткәргән. Барлыгы 210 хуҗалык итүче субъектта закон бозулар ачыкланган. Бу хакта “Эшлекле дүшәмбе”дә ведомство җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Лариса Богатова хәбәр итте. Аның әйтүенчә,спиртлы эчемлекләрне лицензиясез сату очраклары (17 очрак) бигрәк тә еш ачыклана.
«Безне, кече бизнеска шартлар тудырмыйсыз, дип тиргиләр,- дип аңлатып үтте бу хәлне автомобиль төзүчеләр шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев. - Шартлар тудырдык. Ә кече бизнес язылган һәм язылмаган законнарның һәммәсен бозып кына тора. Бу очракта без кече бизнесны тәнкыйтьләми булдыра алмыйбыз. Халык белән очрашуларда күпләр сәүдә графигын санга сукмау күренешләренә зар-интизар белдерә. “Итәк астыннан” саталар, балигъ булмаган үсмерләргә хәмер тоттырып җибәрәләр. Әйдәгез, мондый бизнесменнарга көн күрсәтмик! Аларның адресларын, фамилияләрен бастырып чыгарыйк, кагыйдәләрне санга сукмыйча спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүче предприятиеләргә карата акцияләр үткәрик! Җәмәгатьчелек аларны гаепләргә тиештер бит”.