Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау өлкәсендәге чараларны системалы төстә тормышка ашырып килә һәм үз вәкаләтләре чикләрендә билгеле бер чаралар күрә
Кулланучылар хокукларын яклау буенча “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” дигән озак сроклы максатчан программа кысаларында чараларны даими рәвештә тормышка ашыру кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә билгеләнгән вәкаләтләрне тормышка ашыруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора.
Чаралар ведомство карамагындагы теге яки бу район өчен беренче чиратта кирәкле һәм әһәмиятле булуыннан чыгып уздырыла, бу исә, гомуми максатка – халыкның тормышын яхшырту максатына ирешү һәм конкрет бурычларны хәл кылу өчен, чараларны тормышка ашыручыларга нәтиҗәле төстә бер йодрыкка тупланып эшләү мөмкинлеге бирә.
Территориаль орган хезмәткәрләре Баулы шәһәрендә кулланучылар хокукларын яклау программасын тормышка ашыру максатыннан чыгып:
- 2015 елның 05 февралендә, хокукый яктан агарту ниятеннән, хосусый эшмәкәрләргә укыту-өйрәтү үткәрде;
- 2015 елның 06 февралендә, гадел хокук күнекмәләренә һәм гадәтләренә өйрәтү өчен, гражданнарны күчмә кабул итү оештырды. Гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләр кабул итү сәгатьләре дәвамында ук хәл ителде;
- 2015 елның 11 февралендә, хокукый яктан белемнәрен үстерү ниятеннән, №2 мәктәп укучылары өчен хокук дәресе уздырды.