«Росалкогольрегулирование» боерык проекты әзерләде. Аның нигезендә этил спиртының бер литры өчен 43 сум күләмендә минималь бәя билгеләү күздә тотыла. Әлеге документ норматив-хокукый актларның бердәм порталында урнаштырылган.
«Этил спиртына (этил спиртының төп фракциясеннән (спирт производствосы калдыкларыннан), чимал спиртыннан, шәраб, виноград, җимеш, коньяк, кальвадос, виски дистиллятларыннан тыш) бәяне (акциздан һәм өстәмә кыйммәткә салымнан тыш) сатып алу бәясеннән (импорттан тыш), җибәрү бәясеннән (экспорттан тыш) ким булмаган күләмдә – 1 литр сусыз спирт өчен 43 сум күләмендә билгеләргә”, - диелгән боерык проектында. Ведомствода шулай ук әлеге чараның 2015 елда газ һәм электр энергиясенә тарифларның үсүенә бәйле рәвештә күрелүен дә билгеләп үткәннәр. Моннан тыш бу бәядә этил спиртын җитештерү өчен чимал бәясенең үзгәрүе дә исәпкә алынган.
Проектка кушып бирелгән җыелма хисапта, минималь бәя билгеләү этил спиртыннан контрафакт (кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлегенә яный торган) ялган хәмер продукциясен җитештерү проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән, дип тә искәртелә.
«Росалкогольрегулирование»дә, этил спиртына минималь бәяләр билгеләмәү этил спиртының, шулай ук алкогольле продукциянең легаль булмаган базары үсүгә, шул сәбәпле бюджетка алына торган салым керемнәренең кимүенә китерәчәк, дигән фикерне дә алга сөрәләр.
Боерык проектының быелның апрель-май айларында үз көченә керүе күздә тотыла, дип хәбәр итә 1prime.ru.