Азнакай муниципаль районында Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы куллану базарының торышы, аны үстерү проблемалары буенча контрольлек итүче органнар җитәкчеләре белән эшлекле очрашу булды. Очрашуга Азнакай муниципаль районы хакимияте башлыгы М.З. Шәйдуллин рәислек итте. Чарада районның полиция бүлеге начальнигы урынбасары, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы, тикшерү комитетының төбәкара бүлеге җитәкчесе, МЧС, ФИХ, миграция хезмәте, суд приставлары хезмәте, ПДН, экология хезмәте вәкилләре, районның баш имамы һ.б. катнашты.
Очрашуда катнашучылар алкогольле продукцияне куллану базарының торышы, хәмер әйләнешенә контрольлек эше нәтиҗәләре буенча фикер алышты. “Безнең төп бурыч – алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше очракларын ачыклау”, - дип басым ясап әйтте Азнакай муниципаль районы хакимияте башлыгы М.З.Шәйдуллин.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И.Михеева Азнакай районының хәмер базарындагы хәлләр, шулай ук контрафакт, сыйфатсыз хәмер продукциясенә каршы көрәш буенча контрольлек һәм күзәтчелек органнарының берлектәге эше турында сөйләп үтте. М. Михеева район территориясендә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча эшне көчәйтү мәсьәләсен игътибар үзәгенә алды.
Бу җәһәттән М.З.Шәйдуллин тиешле контрольлек органарына мобиль төркем эшен көчәйтергә, районның һәрбер торак пунктында легаль булмаган хәмер продукциясен сату фактларын ачыклау һәм кисәтү буенча рейдлар уздырырга кушты. Чөнки биредә сүз иң элек халыкның сәламәтлеге турында бара, диде ул.