Арча районы Урта Пошалым авылында гражданнарны кабул итү

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

18 февраль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина, расланган график нигезендә, Арча муниципаль районының Урта Пошалым авылында яшәүчеләрне кабул итүнең (территориаль орган компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча) чираттагысын оештырды. Гражданнарны кабул итү әлеге авылда яшәүчеләрнең генә түгел, бәлки Үрнәк авыл җирлеге белгечләренең дә кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү максатыннан чыгып үткәрелде.

   Кабул итү барышында территориаль орган хезмәткәре Урта Пошалым авылында яшәүчеләргә һәм авыл җирлеге белгечләренә, кулланучы буларак, үзләренең хокукларын яклау, кулланучы хокуклары санга сугылмаганда нинди гамәлләр кылу зарурилыгы буенча киңәшләр бирде, суд юлларын таптау очракларына мисаллар китерде. Торак пунктта яшәүчеләр, үз чиратында, сыйфатлы товарны башкасына алыштыру сроклары, сыйфатсыз товар буенча сатучыга дәгъва белдерү сроклары турында сораулар бирде, товарның касса чегы, шулай ук товарны сатып алу фактын дәлилли алырдай шаһит булмаганда, шул ук вакытта сатучы үзенең товары икәнен танымаганда нәрсә эшләргә кирәклеге белән кызыксынды. Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде. 

           Чара барышында халыкка кулланучылар өчен белешмәлекләр, территориаль орган ревизитлары урын алган визиткалар һәм кулланучы өчен файдалы газета - «Пульс» газетасы өләшенде.

        Авылда яшәүчеләр һәм җирлек белгечләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту эше үткәргән өчен өчен территориаль орган хезмәткәренә җылы рәхмәт сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International