Чүпрәле районының Кризиска каршы штабы утырышы

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

 2015 елның 14 февралендә Башкарма комитетның утырышлар залында Чүпрәле районы хакимияте башлыгы А.В.Шадриков каршында оештырылган Кризиска каршы штабның беренче утырышы уздырылды.

Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:

1. “Хезмәт базарының торышы һәм хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән чаралар турында”.

2. “Чүпрәле районында хәмер базарының торышы һәм азык-төлек бәяләре турында”.

Икенче мәсьәлә буенча, районда хәмер продукциясен сату күләменә анализ ясап, эчке азык-төлек базарында бәя кую өлкәсендә прокурор тикшерүе йомгаклары, социаль әһәмиятле азык-төлек бәяләренә карата үткәрелә торган мониторинг нигезендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Х.Йосыпова чыгыш ясады.

Комиссия эш йомгаклары буенча районда куллану базарының торышына кагылышлы күрсәткечләргә мониторинг үткәрүне дәвам иттерү турында карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International