Көмешкә сатучылар азды

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

 Февраль аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре  ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлекләре хезмәткәрләре белән берлектә шәхси хуҗалыкларда көмешкә сатуның 4 очрагын ачыклады

2015 елның 4 февралендә үткәрелгән оператив чаралар барышында Арча районының Түбән Кенәр авылында гражданка С.ның үз йортыннан 300 сумга 2 шешә спиртлы сыекча сатып җибәрүе ачыкланды. Шуннан соң ханым тикшерүчеләргә тагын 5 л спиртлы сыекчасын чыгарып бирергә мәҗбүр булды.

6 февраль көнне Әтнә авылында гражданка М.ның һәм Борнак авылыннан (Балтач районы) гражданка Х.ның үз йортларыннан спиртлы сыекча сатып җибәрүләре билгеләнде. Болары да тикшерүчеләргә 5 литрга якын су кушылган спиртларын яшереп куйган урыннарыннан чыгарып бирде. 

2015 елның 5 февралендә Саба районының Кече Шынар  авылында гражданка З. контроль сатып алу барышында шәхси йортыннан ярты литр көмешкә сатып “янды”.

          Барлык фактлар буенча административ тикшерүләр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International