Февраль аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Алексеевск һәм Чистай районнары бүлекләреннән спиртлы сыекча ташу һәм саклау фактлары буенча гражданнарны административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсен хәл итү өчен тикшерү материаллары керде.
Аерым алганда, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы ЮХИДИ хезмәткәрләре Казан – Оренбург автомобиль юлының 87 нче чакрымында, документлар һәм транспорт чарасын тикшерү өчен, ГАЗ–2790 автомобилен туктаткан. Әлки районы егетенең машинасы фургонын тикшергәндә үтә күренмәле сыекча тутырылган һәркайсы 5 әр литрлы дүрт савыт табылган. Үзе әйтүенчә, канистрларга тутырылган аракыны ул Казан шәһәрендә таныш булмаган бер ир-аттан 2000 сумга сатып алган. Продукциянең 0,5 литры бәясе 50 сумга төшкән, ягъни. Егеткәй, бу аракыны сатып алганда, һай, әйбәт хәмер шуның кадәр очсыз булырмы икән, дип шикләнеп тә куймаган ичмаса...
Икенче бер очрак: ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Чистай шәһәрендә торак йортларның берсе тирәсендә Әлмәт шәһәре егете “иярләгән” “Тойота” автомобилен туктатырга карар иткән. Тикшерү барышында автомобиль багажнигында хәмер продукциясе тутырылган һәркайсы 5әр литрлы ун полимер савыт табылган. Продукция хуҗасы, янәсе, 50 литр аракыны Казан шәһәренең Колхоз базары тирәсендә таныш булмаган бер ир-аттан 6000 сумга сатып алуын аңлаткан. Димәк, аңа бу хәмерның ярты литры 60 сумга төшкән. Сатучысы, очсыз гына түгел, сыйфатлы да, дип, аракыны мактап туя алмаган икән. Тик хуҗасына аракының сыйфатын бәяләргә насыйп булмады. Җитмәсә шактый ук кыйммәткә дә төшәчәк әле аңа ул.
Әлеге ике очракның һәркайсында полиция хезмәткәрләре гражданнарны спиртлы сыекчаларыннан мәхрүм итте. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре бу җәһәттән административ тикшерүләр алып бара.