Зеленодол территориаль органы хәбәр итә

2015 елның 20 феврале, җомга

2015 елның 14 февралендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре белән берлектә “Мәскәү – Уфа” М-7 юлының 755 нче чакрымында  Кырым Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен озату документларыннан башка гына китерү фактын билгеләде. Гражданин N.ның «ГАЗ-2705» машинасында  1196 кагор шешәсе табылды. Шәрабка төбәк акциз маркасы ябыштырылып, анда : “Кырым федераль округы территориясендә сату өчен” дип ап-ачык итеп язылган югыйсә.

Тик бу шәраб нигә Татарстанга килеп эләккән һәм ул кемгә дип китерелгән? Шушы һәм башка сорауларга җаваплар алминистратив тикшерү барышында алыныр, мөгаен.

Автомобиль кую урыннары нәрсә өчен билгеләнгән? Автомобильләрнең “ял итүе” өчен. Тик  ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре белән Зеленодол шәһәренең автомобиль кую урынннарындагы гаражларның берсендә тиешле лицензиядән һәм озату документларыннан башка гына (хәмерне җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген шушы документлар раслый) хәмер продукциясе әйләнешен, тәгаенләп әйткәндә: «Курант» ҖЧҖ җитештергән  0,5л сыешлыклы 17880 шешә «Белая Береза» аракысы сатылуын ачыклады. Тикшерүчеләрнең шешәләргә ябыштырылган федераль махсус маркаларының ялган булуына шиге бар. Әлеге факт буенча административ тикшерү алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International