Түбән Кама территориаль органы хәбәр итә

2015 елның 20 феврале, җомга

Закон чыгаручылар хәмер продукциясен әйләнеше чикләнгән продукция буларак билгеләгән. Иң беренче чиратта алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнешенә, сату урыннарын һәм вакытын чикләүгә, товар-озату документларына карата таләпләргә бәйле рәвештә, эшчәнлекне лицензияләүгә кагыла бу.

Шулай ук сатылган алкогольле продукция, шул исәптән сыра күләмен декларацияләү дә  таләпләрнең берсе булып тора. Әмма, кызганычка, хуҗалык итүче субъектларның кайберләре әлеге таләпкә төкереп карый.

Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне, әйләнешен һәм (яки) куллануны декларацияләүдә мәгълүматларны дөрес күрсәтмәү һәм (яки) декларацияләү тәртибен һәм срокларын бозу вазыйфаи затларга биш меңнән ун мең сумга кадәр; юридик затларга – илле меңнән йөз мең сумга кадәр штраф салуга китерә ләбаса.

2014 елның 4 кварталында Түбән Кама территориаль органында сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату күләме турында электрон рәвештәге декларацияләр тапшырмаган өчен РФ КоАП 15.13 статьясы буенча 12 беркетмә тутырылды, тагын 14 очрак буенча административ тикшерүләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International