Чаллы территориаль органының эш йомгаклары турында

2015 елның 20 феврале, җомга

16 февраль көнне Чаллы Башкарма комитетында үткәрелгән “Эшлекле дүшәмбе”дә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең  Чаллы территориаль органы җитәкчесе урынбасары  Лариса Богатова ведомствоның төп эш йомгаклары турында сөйләде.

“2014 елда алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә шәһәребез предприятиеләре һәм эшмәкәрләре тарафыннан кылынган административ хокук бозулар буенча барлыгы 862,9 мең сумлык штраф салынды, 628,9 мең сум түләтелде. Шул ук вакытта 2013 елда штрафлар күләме 471 мең сум гына тәшкил иткән иде. Димәк, үсеш - 14%.

2014 елда сыйфатсыз  5312 литр, шул исәптән Казахстан Республикасында җитештерелгән 4423 литр күләмендә хәмер хуҗаларыннан алынды. Составында синтетик буяулар һәм хуш исле матдәләрнең күп булуы сәбәпле контрафакт продукция сәламәтлеккә куркыныч белән яный”, - дип билгеләп үтте Лариса Богатова. 

Әйдәгез хәмерне “итәк астыннан” сату, балалар, үсмерләрне эчәргә өйрәтү күренешләренә карата бик каты торыйк. Бу җәһәттән башкарасы эшләребез бик күп дип уйлыйм... Әйдәгез мондый очракларны яшереп калдырмыйк: кибетләрне, эшмәкәрләрне исемнәре белән атыйк. Бу хакта сөйләргә ничектер базмыйбыз. Аның каравы, язылган һәм язылмаган законнарны бозып торуларына карамастан, кече бизнес хокуклары турында сөйләп туймыйбыз. Бездә беркемне һәм бер нәрсәне санга сукмый торган оятсыз автомобильчеләргә  карата төрле акцияләр бар. Әйдәгез сәүдә предприятиеләренә карата да шундый ук гамәлләр кылыйк әле. Бу мәсьәләне яктыртуга массакүләм мәгълүмат чараларын актив төстә җәлеп итәргә, законга төкереп  караучыларга карата җәмәгатьчелектә тискәре караш тудырырга кирәк. Әйдәгез моңа битараф калмыйк...”, - дип йомгак ясады шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International