2015 елның 19 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тәкъдиме белән Баулы муниципаль районы Кырым-Сарай авыл җирлеге советы җитәкчеләре катнашында гражданнарны күчмә кабул итүләр оештырылды.
Күчмә кабул итүләрне оештыруның максаты булып Кырым-Сарай авылында яшәүче гражданнардан тәкъдимнәр, мөрәҗәгать-гаризалар алынуга ук тиешле чаралар күрә башлау, мурәҗәгать итүчеләрне борчыган мәсьәләләрнең һәммәсен хәл кылырга тырышу һәм авыл халкына үз проблемаларын хәл кылуның хокукый юлларын аңлату булды.
Кабул итүләр вакытында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре халыкка “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон нигезләәмәләре, үзләренең эшчәнлеге юнәлешләре турында сөйләде, гражданнар сорауларына җаваплар бирде. Кабул итүдә 7 кеше үзләрен борчыган төрле сораулар бирде.
Моннан тыш Бөтендөнья кулланучылар көнен бәйрәм итү кысаларында “Кулланучыларның дөрес ризыклар белән туклануга хокуклары” дигән темага халык арасында анкета үткәрелде.
Ахырдан чараларда катнашкан барча кешегә кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде. Әйтергә кирәк, әлеге белешмәлекләр һәр кулланучыга үз хокукларын яклауга ярдәм итәрдәй тулы, актуаль һәм тулы мәгълүматлар алу мөмкинлеге бирә.