“Фанфурик”лар өчен кем җавап бирер?

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

19 февраль көнне Чаллыда, ике төрле максатта кулланыла торган спиртлы сыекчаларны сату фактларын ачыклау һәм мондый очракларны кисәтү максатыннан чыгып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре шәһәрнең Үзәк һәм Автозавод районнары хакимиятләре, территориаль иҗтимагый үзидарә (ТОС) вәкилләре, полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрелде.  

Татарстан урамы, 35 йортта һәм 45/09 торак йорт тирәсендә урнашкан хуҗалык товарлары сату өчен билгеләнгән кечкенә генә киоскларда  халык телендә “фанфурик” дип йөртелә торган 100мл савытта “95% лы фармацевтика антисептик этанол эремәсе” сату фактлары билгеләнде. Барлыгы 62 “фанфурик” сатудан алынды. Югыйсә сәүдә нокталарында моның ише спиртлы продукцияне сату тыелган. Аны фәкать аптекалар челтәре аша гына сатарга мөмкин.

Үзенең сәүдә объектларында спиртлы сыекча сатуны оештырган хосусый эшмәкәр С.Х.Миңнебаевага карата РФ КоАП 14.16 статьясының 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International