Менделеев муниципаль районы эшчәнлегенә йомгак ясау

2015 елның 23 феврале, дүшәмбе

Менделеев муниципаль районының актлар залында район активы киңәшмәсе булып узды. Чараны хакимият башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева уздырды. Киңәшмәдә шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Эльмира Досманова исә территориаль органның эш йомгаклары турында чыгыш ясады.

«2014 елда  74 контрольлек чарасы (шул исәптән хәмер буенча - 40) үткәрелде, тикшерүләрнең күпчелеге Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә хәл ителде. Алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә шәһәребез эшмәкәрләре һәм предприятиеләре тарафыннан кылынган административ хокук бозулар буенча барлыгы 16,5 мең сумлык штраф салынды”, - дип билгеләп үтте Эльмира Досманова. 

          Аның әйтүенчә, 2014 елда шәһәрдә 41 мең дал күләмендә хәмер продукциясе сатылган. Менделеев районы буенча җан башына сату күләме  13,5 литр тәшкил итә. Республика буенча әлеге күрсәткеч  - 15,2 литр.

           Кулланучылар хокукларын яклау да территориаль орган эшчәнлегендә бик мөһим мәсьәлә булып тора.

         «2014 елда Менделеев районы буенча карап тикшерелгән мөрәҗәгатьләрнең гомуми саны  - 233. Мөрәҗәгатьләрнең эчтәлеге төрлечә. Аларга ясалган анализдан күренгәнчә, шикаятьләрнең төп өлеше сәнәгать товарлары: кәрәзле телефоннар, суыткыч, телевизор, персональ компьютерлар, кием-салым, аяк киеме сыйфатына туры килә. Моннан тыш кулланучылар еш кына ишек-тәрәзәләр эшләү, аларны урнаштыру һәм ремонтлауга зар-интизар белдерә. Мөрәҗәгатьләрнең 95% ы кулланучылар файдасына хәл ителде, барлыгы  142814 сум акча судка кадәр тәртиптә кулланучыларга кире кайтарылды.

2014 елда Менделеев районының сәүдә объектларында  яраклылык срогы чыккан барлыгы 20800 сумлык товарның кибет киштәләрендә искереп ятуы ачыкланып, сатудан алынды”, - диде Эльмира Досманова.    

          Кидәшмә ахырында Ләйсән Галиева ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан хәл ителеп килә торган мәсьәләләрнең әһәмиятен искәртеп, Менделеев районы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен территориаль орган эшен тулырак яктыртуга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International